+29 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
7 Сентября , 09:50

Туган көннәренә берничә көн калган...

Янгында һәлак булган балаларның әниләре кайда булган соң?

Туган көннәренә берничә көн калган...Туган көннәренә берничә көн калган...
Туган көннәренә берничә көн калган...

Республика Башлыгы Радий Хәбиров ЦУРдагы оператив киңәшмәдә профильле ведомстволардан һәм Нефтекама шәһәре хакимиятеннән өч баланың гомерен өзгән янгын сәбәпләрен җентекләп тикшерүне таләп итте.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов хәбәр итүенчә, фаҗига Әмзә авылында булган. Янгын чыккан вакытта балалар өйдә үзләре генә булган, гаилә социаль куркыныч хәлдә буларак исәптә торган. Кызганычка каршы, янгын хәбәрчесе дә эшләмәгән.

Республика Башлыгы кушуы буенча һәлак булган балаларны җирләүне шәһәр хакимияте үз өстенә алачак. Радий Хәбиров хәвефсезлек системасының ни өчен эшләмәвен ачыкларга, шулай ук имин булмаган гаиләләрне контрольдә тоту буенча җирле хакимиятләрнең эшен тикшерергә кушты.

"Хәлне аңлатып бирегез әле: администрация нәрсә белән шөгыльләнде? Алар анда бардылармы, юкмы? Барысына да сабак булсын. Өч бала һәлак булган, алар нәрсәдә гаепле?"- дип ассызыклады төбәк җитәкчесе.

Билгеле булуынча, әниләре балаларын ялгыз үстергән. Һәлак булган балалар тормышында ике әти ничек катнашканы әлегә билгеле түгел. Фаҗига вакытында ананы Нефтекама районында авырлык белән генә таба алганнар. Һәлак булган өч бала да сентябрьдә төрле елларда туган. Алар туган көннәренә кадәр берничә көн кала һәлак булганнар.

Фото: МЧС по РБ

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас