+29 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
8 Сентября , 07:15

Ачык тәрәзә төбендә... кечкенә бала

Кичә төнлә ашыгыч хезмәтләргә хәбәр килгән.

Ачык тәрәзә төбендә... кечкенә балаАчык тәрәзә төбендә... кечкенә бала
Ачык тәрәзә төбендә... кечкенә бала

Шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, кичә төнлә ашыгыч хезмәтләргә чакыру килгән: башкаланың Степан Кувыкин урамындагы күпкатлы йортта, 6нчы каттагы фатирның ачык тәрәзә төбендә кечкенә бала басып тора.

Дежур смена шунда ук урынга чыккан. Альпинистлар кирәк-яракларын кулланып, коткаручылар башта түбәгә менгәннәр, аннан фатирга төшеп, малайны егылып төшүдән саклап калганнар.

Бу вакытта өлкәннәр өйдә булмаган. Күрше бүлмәдә баланың үсмер апасы йоклап яткан, ул энесенең тәрәзәгә менүен ишетмәгән.

Бәхеткә, бала зыян күрмәгән, аны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас