+29 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
8 Сентября , 04:20

Күпбалалы ананы бурычка батырганнар

Ә ул моны белми дә калган.

Күпбалалы ананы бурычка батырганнарКүпбалалы ананы бурычка батырганнар
Күпбалалы ананы бурычка батырганнар

Башкортстанда дүрт бала анасына законсыз рәвештә заем рәсмиләштергәннәр.

Мишкә районы прокуратурасы күпбалалы ананың мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәргән. Башкортстан прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2025 елның декабрендә билгесез затлар, дүрт бала тәрбияләүче 37 яшьлек хатынның шәхси мәгълүматларын кулланып, микрофинанс оешмасында 10 мең сумлык займ килешүен рәсмиләштергәннәр.

Соңрак акчалар җинаятьчеләр тарафыннан урланган, ә бурычны түләү күпбалалы ананың бурычы булып калган. Прокуратура әлеге килешүне дөрес түгел дип тану турындагы дәгъва гаризасы белән судка мөрәҗәгать иткән. Суд прокурор таләпләрен тулы күләмдә канәгатьләндергән. Суд карарын үтәү күзәтчелек ведомствосы контролендә тора. Моннан тыш, әлеге очрак буенча “Мошенниклык” мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Автор фотосы. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас