

Мәктәп укучысы өчен яхшы иртәнге аш аксым чыганагыннан, шулай ук башка матдәләрдән һәм органик кушылмалардан торырга тиеш. Бу хакта “РИА Новости”га невролог Али Исмаилов сөйләгән.
“Иң яхшы иртәнге аш шактый гади: аксым чыганагы, катлаулы углевод, бераз май һәм сыеклык”, - ди табиб.
Эксперт билгеләвенчә, эчү режимын көйләргә кирәк. Бу мөһим. Моннан тыш, табиб иртәнге ашка баллы ризык ашамаска киңәш итә, әмма шул ук вакытта аны рационнан тулысынча чыгару кирәк түгел, ди.
“Мәсәлән, ботка һәм йомырка, ипи белән омлет, җиләк-җимеш белән эремчек, табигый йогурт, сыр, чикләвек. Иртәнге ашны биш ризыктан торган катлаулы менюга әверелдерү мәҗбүри түгел. Иң мөһиме, ул гадәти булырга тиеш һәм баланың аны ашыйсы килергә тиеш”, - дип ассызыклаган невролог.
Исмаилов белдерүенчә, иртәнге аш мәҗбүри булырга тиеш түгел, чөнки күп кешеләрнең иртән чыннан да аппетиты булмый. Эксперт ассызыклаганча, баш мие өчен шулай ук даими йокы, нормаль туклану, су һәм режим мөһим.
Автор фотосы.