

Полициягә кызның югалуы турындагы гариза әнисе килгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, үсмер өйдәгеләр белән ачуланышканнан соң чыгып киткән. Телефонын өйдә калдырган дигән мәгълүматлар да бар. Кызны инде өченче тәүлек эзлиләр.
2012 елда туган Александра Голинская Уфа районының Зубово авыл Советына караган «За здоровый отдых» бакчачылык ширкәтендә яшәгән. Ул 7 сентябрьдә өйдән чыгып киткән һәм хәзерге вакытка кадәр кайда булуы билгесез. Кызны эзләүне җинаять эзләү хезмәткәрләре, участок уполномоченныйлары, шулай ук полициянең башка бүлекчәләре хезмәткәрләре алып бара. Ориентировка барлык якындагы территориаль эчке эшләр органнарына юнәлдерелгән.
Әгәр сез Александраның кайда булуы турында мәгълүматка ия булсагыз, кичекмәстән полиция белән элемтәгә керүегезне сорыйбыз:
Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа районы буенча бүлегенең дежур часте: 279-49-34, 8-999-741-12-15 (тәүлек буе),
Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге: 279-26-90
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны: 279-32-92
Шулай ук сез мәгълүматны 02 (мобиль телефонда— 102) телефоны аша яки якындагы полиция бүлегенә хәбәр итә аласыз.
Автор фотосы.