+23 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
10 Сентября , 11:15

Мошенниклар телендәге стоп-сүзләр

Аларны ишетүгә, сөйләшүне шунда ук туктатырга кирәк.

Мошенниклар телендәге стоп-сүзләрМошенниклар телендәге стоп-сүзләр
Мошенниклар телендәге стоп-сүзләр

Телефон мошенниклары кешеләрне алдау өчен еш кына бер үк төрле сүзләр һәм җөмләләр куллана. Алар, гадәттә, кешене куркытырга, ашыктырырга, басым ясарга һәм акча күчерергә мәҗбүр итәргә тырыша.

Сбербанк идарәсе рәисе урынбасары Станислав Кузнецов мошенниклар сөйләмендә еш очрый торган төп “стоп-фразаларны” атаган. 

Белгеч фикеренчә, телефонның икенче очында түбәндәге сүзләр һәм җөмләләр ишетелсә, аеруча сак булырга кирәк:

 “ВСУ", "ФСБ", "МВД”;

 “Хәвефсез исәп” (безопасный счет);

“СМСтан килгән код”;

“карта мәгълүматлары”;

“акчагыз куркыныч астында”;

“акчаны хәвефсез исәпкә күчерергә кирәк”;

“җинаять җаваплылыгы яный”;

“террорчылыкны финанслау”. 

Җинаятьчеләр еш кына үзләрен банк хезмәткәре, полиция яки башка хокук саклау органы вәкиле итеп таныштыра. Алар кешегә счетындагы акчаның имештер куркыныч астында булуын әйтә һәм аны “хәвефсез исәп”кә күчерергә тәкъдим итә.

Үзәк банк та кисәтә: банк, полиция яки башка оешма хезмәткәре булып шалтыратып, кешедән карта мәгълүматларын сорау яки акча күчерүне таләп итү, ашыктыру — мошенниклык билгесе. Мондый очракта сөйләшүне шунда ук туктатырга кирәк.

Автор фотосы. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас