+23 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
11 Сентября , 09:50

Балаларга гөмбә ашатмагыз!

Соңгы вакытта балалар арасында гөмбә белән агулану очраклары ешайды.

Балаларга гөмбә ашатмагыз!Балаларга гөмбә ашатмагыз!
Балаларга гөмбә ашатмагыз!

14 яшькә кадәрге балаларга гөмбә ашатырга киңәш ителми, чөнки балалар организмында аларны эшкәртү өчен җитәрлек ферментлар юк, дип хәбәр итә “Роспотребнадзор”ның матбугат хезмәте.

Ведомство билгеләвенчә, соңгы вакытта балалар арасында гөмбә белән агулану очраклары ешайды.

“Бала чи гөмбә ашарга мөмкин булган хәлне кисәтү мөһим. Моның өчен алдан ук, бала йөриячәк урынны карарга кирәк. Шулай ук балалар бакчалары, мәктәпләр һәм башка учреждениеләр территориясен карап чыгарга кирәк”, диелә хәбәрдә.

“Роспотребнадзор” мәгълүматлары буенча, ел саен Русиядә гөмбә белән агуланудан зыян күргән меңгә якын кеше теркәлә, 30га якын очрак үлем белән тәмамлана. Гөмбәләр турында мәгълүмат җитмәү сәбәпле, агуланулар еш була.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас