

11 сентябрь кичдә Уфада мәктәп укучысы балалар мәйданчыгына тоташкан җир асты парковкасы янындагы коймадан егылып төшкән.
Уфаның Гражданнарны яклау идарәсенең беренчел мәгълүматлары буенча, бала 3 метр биеклектән бетонга егылып төшкән. Коткаручылар тиз арада килеп, зыян күрүчене каты яссылыкка теркәгәннәр, ашыгыч ярдәм машинасына кадәр озатканнар. Малайны табибларга тапшырганнар.
Килеп чыккан хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.
Коткаручылар кисәтә: техник конструкцияләр (коймалар, парковка парапетлары, һава йөрү юллары) — уеннар өчен урын түгел! Биеклектән, хәтта берничә метрдан бетонга егылу – гомер өчен бик куркыныч.
Фото: видеодан скриншот