

Ул 7 сентябрьдә өйдән чыгып китә. Бары тик 10 сентябрьдә генә баланың кайда булуын ачыклана. Элегрәк хәбәр итүебезчә, Уфа районында яшәүче 14 яшьлек кыз якыннары белән ачуланышканнан соң, өйдән чыгып китә. Үсмер опекуны булган дәү әнисе белән яшәгән.
"Кыз берничә тәүлек кайда булган — әлегә мәгълүмат юк, ләкин аны туганнары яшәгән өйдә тапканнар. Ул Уфага апасы янына килгән, ләкин тегесе өйдә булмаган. Шул вакытта укучы кыз күршесеннән туганының кайда булуын сорарга була. Интернетта кызны эзләү турындагы мәгълүматны күргән хатын уяулык күрсәткән. Күрше хатын полициягә шалтыраткан һәм кызның кайда булуын хәбәр иткән. Хокук сакчылары нинди дә булса сылтау табып, мәктәп укучысын тоткарлауны сораганнар. Күрше хатын аны үзләренә кунакка чакырган", - дип яза “Башинформ” үз чыганагына сылтама белән.
Хокук сакчылары оператив рәвештә урынга килеп, укучы кызны тоткарлаганнар һәм тикшерүчеләргә китергәннәр. Хәзер ул инде өйдә, дәү әнисе күзәтүе астында.
Фото: пресс-служба СУ СКР по РБ