+13 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
14 Сентября , 04:25

Начар билге өчен телефонын тартып аласызмы?

Баланың уку теләген юкка чыгару өчен күп тә кирәкми.

Начар билге өчен телефонын тартып аласызмы?Начар билге өчен телефонын тартып аласызмы?
Начар билге өчен телефонын тартып аласызмы?

Әти-әтинең саксыз әйткән сүзе баланың уку теләген юкка чыгарырга мөмкин. Аны башка балалар белән чагыштыру, җәза белән янау борчылуны көчәйтә һәм терәге-таянысы юк дип уйларга мәҗбүр итә. Бу хакта “Известия” гәзите белән әңгәмәдә терапевт, психолог Анжела Кибисова сөйләгән. Чакгыштыру, тиргәү һәм куркыту баланың мәктәпкә мөнәсәбәтен начарайтачак кына. Мәсәлән, “синең яшьтә мин физикадан “бишле”гә укый идем” кебек фразалар баланы укуга мотивацияләми, киресенчә, аның түбәнсетә һәм сәләтләре исәпкә алынмавын тоярга мәҗбүр итә.

Шуны истә тоту мөһим, һәркемнең үз көчле яклары бар, шуңа күрә ата-аналар баланың кызыксынуын һәм сәләтләрен күрергә, ә аннары – аңа бу эштә ярдәм итәргә тиеш.

Мәсәлән, кемдер үзен төгәл фәннәрдә яхшырак күрсәтә, кемдер телләр өйрәнүгә оста.

"Сыйныфташлар һәм дуслар белән чагыштыру шулай ук укуга теләкне көчәйтми, - дип ассызыклады белгеч.

Мондый сүзләр урынына психолог укучыга хаталарны һәм гамәлләрне анализларга ярдәм итәргә киңәш итә. Җәза белән куркыту омтылышлары, мәсәлән, начар билге алган очракта телефонын тартып алу шулай ук кирәкле нәтиҗә бирмәячәк. Мондый ситуацияләрдә бала җәзадан качу теләгеннән чыгып эш итәчәк, ул укуның кыйммәтен аңламаячак һәм материалны аңларга тырышмаячак та. Кибисова начар билгеләрнең сәбәпләре турында фикер алышырга һәм баладан ярдәм кирәкме дип кызыксынырга киңәш итә. Аңа хаталар — уңышсызлык түгел, ә укуның нормаль этабы икәнен аңлату мөһим. Әти-әниләргә отличник тәрбияләргә омтылу түгел, ә баланы авырлыкларны җиңәргә һәм үз өстенә җаваплылык алырга өйрәтү мөһим, дип нәтиҗә ясаган психолог.

Автор фотосы. 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас