

Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, башкалада яшәүче хатын 13 һәм 10 яшьлек кызларын тәрбияләү буенча үз бурычларын тиешенчә үтәмәгән. Хатын балаларына карата рәхимсезлек күрсәткән, аларның физик һәм психик сәламәтлегенә, шулай ук әхлакый үсешенә зыян китергән.
Узган елның августында әни кеше кечкенә кызын кыйнаган, балаларны куркытмакчы булып, сөлгегә ут төрткән. Үзенең хокукка каршы гамәлләрен кесә телефонына төшереп, аерылышу процессы башланган иренә җибәргән. Ир СВО зонасында.
Опека органнары балаларны гаиләдән тартып алу һәм социаль учреждениегә тапшыру процедурасын башлап җибәргән.. Балигъ булмаган баланы тәрбияләү бурычларын үтәмәү турында эш кузгатылган.
Автор фотосы.