

Уфада бер яшьлек бала икенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. Бәхетсезлек очрагы узган җомгада булган.
Төрле җәрәхәтләр алган сабыйны ашыгыч рәвештә шәһәрнең 17нче балалар дәваханәсенә китергәннәр. Хәзер кечкенә пациентның хәлен табиблар уртача авырлыкта дип бәяли. Табиблар барлык кирәкле медицина ярдәмен күрсәтәләр, дип хәбәр итте республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.
Әти-әниләр, кечкенә балалар яшәгән фатирда һәрвакыт уяу булырга кирәклеген онытмагыз. Тәрәзәләрне тулысынча ачып җилләтү, москит челтәрләренә ышануның ахыры бик аяныч булырга мөмкин. Сак булыгыз!
Автор фотосы.