Әти-әниләр колагына
22 Сентября , 04:50

Укучы өстенә футбол капкасы ауган

Укучы өстенә футбол капкасы ауганУкучы өстенә футбол капкасы ауган
Укучы өстенә футбол капкасы ауган

Уфа районында мәктәп укучысының өстенә футбол капкасы ауган. Баланың имгәнүе турындагы хәбәрдән соң ваемсызлык мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Укучы җәрәхәтләр белән медицина учреждениесенә госпитализацияләнгән.

Хәзерге вакытта Тикшерү комитеты тикшерүчеләре килеп чыккан хәлгә китергән сәбәпләрне һәм шартларны ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре үткәрә. Аның барышында спорт объектында хәвефсезлекне тәэмин итү өчен җаваплы вазыйфалы затларның гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк.

Җинаять эшен тикшерү барышы идарә җитәкчесе тарафыннан шәхси контрольгә алынган.

Фото: "Башинформ".

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас