

Русия Финанс министрлыгы агымдагы елның 1 октябреннән «Гаилә ипотекасы» ташламалы программасына үзгәрешләрне раслаган. Бу хакта ведомство сайтында урнаштырылган материалларга сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Кредит буенча процент ставкасы һәм торак сатып алу өчен максималь кредит суммасы дифференциацияләнә.
Шулай рәвешле, башкала төбәкләреннән тыш, Русиянең барлык территориясендә түбәндәге кагыйдәләр гамәлдә булачак:
- килешү төзелгән вакытта җиде яшькә кадәрге ким дигәндә бер баласы булган биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен еллык ставка 2 процент тәшкил итәчәк, ә кредитның максималь суммасы 10 млн сумга тигез булачак;
– җиде яшькә кадәрге ким дигәндә бер баласы булган дүрт балалы гаиләләр өчен ставка – еллык 4 процент, кредитның максималь суммасы шул ук - 10 млн сум;
- җиде яшькә кадәрге ким дигәндә бер баласы булган өч балалы гаиләләр өчен ставка – еллык 6 процент, кредитның максималь суммасы шул ук - 10 млн сум;
- җиде яшькә кадәрге ким дигәндә бер баласы булган ике балалы гаиләләр өчен ставка – еллык 6 процент, кредитның максималь суммасы - 8 млн сум;
- җиде яшьтән кечерәк бер балалы гаиләләр өчен ставка – еллык 10 процент, кредитның максималь суммасы – 6 млн сум.
Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе өчен башка шартлар гамәлдә булачак:
- килешү төзелгән вакытта җиде яшькә кадәрге ким дигәндә бер баласы булган биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен еллык ставка 4 процент тәшкил итәчәк, ә кредитның максималь суммасы 18 млн сумга тигез булачак;
– килешү төзелгән вакытта җиде яшькә кадәрге ким дигәндә бер баласы булган дүрт балалы гаиләләр өчен еллык ставка 6 процент тәшкил итәчәк, ә кредитның максималь суммасы 18 млн сумга тигез булачак;
- килешү төзелгән вакытта җиде яшькә кадәрге ким дигәндә бер баласы булган өч балалы гаиләләр өчен еллык ставка 8 процент , ә кредитның максималь суммасы 18 млн сумга тигез булачак;
– килешү төзелгән вакытта җиде яшькә кадәрге ким дигәндә бер баласы булган ике балалы гаиләләр өчен еллык ставка 10 процент, ә кредитның максималь суммасы 15 млн сумга тигез булачак;
- җиде яшьтән кечерәк бер балалы гаиләләр өчен ставка – еллык 12 процент, кредитның максималь суммасы - 12 млн сум.
Автор фотосы.