

Удмуртиядә алты укучы стресска каршы уенчыкларны микродулкынлы мичкә тыгып, төрле дәрәҗәдәге тән пешүләре алган. Бу хакта Республиканың 1нче клиник дәваханәсе хәбәр итә.
Йомшак антистресс-уенчыкларны микродулкынлы мичкә тыгып карасаң нәрсә була? Дәваханәгә бер-бер артлы эләккән балалар нәкъ шулай тикшереп карарга уйлаганнар.
Соңгы атнада гына да Республиканың 1нче клиник дәваханәсенә төрле авырлыктагы тән пешүләре алган алты бала китерелде, дип хәбәр итә чыганак.
Табиблар әйтүенчә, җылытканда уенчык деформацияләнергә, шартларга һәм эчендәге кайнар сыеклык баланың кулларын, битен, бөтен тәнен пешергә мөмкин.
Әти-әниләр, балаларыгызны кисәтеп куегыз, аңлату эшләре алып барыгыз.
Автор фотосы.