

Баймак районы прокуратурасы мәктәпкәчә учреждениенең элеккеге тәрбиячесенә карата “балигъ булмаган баланы педагогик хезмәткәр буларак тәрбияләү буенча бурычларны тиешенчә үтәмәү " мәддәсе буенча гаепләү актын раслаган.
Төбәк күзәтчелеге ведомствосы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, февраль аенда тәрбияче балалар белән дәресләр вакытында, кечкенә яшьтәге тәрбияләнүчене дисциплинага өйрәтү өчен башта урындыкка этеп җибәргән, ә аннары башына суккан.
Шулай ук, ул инвалид баланы эләктереп алган һәм кулларыннан тотып, идән буйлап сөйрәп йөрткән.
Гаепләнүче хатын гаебен танымаган, аны мәгариф учреждениесеннән эштән җибәргәннәр. Җинаять эшен мировой судка юллаганнар.
Автор фотосы.