Әти-әниләр колагына
28 Сентября , 10:15

Сигез бала эчәк инфекциясе эләктергән

Сигез бала эчәк инфекциясе эләктергәнСигез бала эчәк инфекциясе эләктергән
Сигез бала эчәк инфекциясе эләктергән

Уфада «Биатлон» спорт-сәламәтләндерү комплексында сигез бала эчәк инфекциясе белән авырулары турында хәбәр иткән. Урынга ашыгыч ярдәм бригадасы килгән.

Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин мәгълүматы буенча, табиблар үсмерләрне амбулатор караган, аларга медицина ярдәме күрсәтелгән. Үсмерләр госпитализациядән баш тартканнар.

Гигиена һәм эпидемиология үзәге базасында авыру балалардан һәм персоналдан биологик материаллар, шулай ук азык-төлек продукциясе, чимал һәм юу үрнәкләре буенча лаборатор тикшеренүләр үткәрелә.

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас