

Кичә Уфада кечкенә бала белән фаҗигале хәл булган. 2 яшьлек сабый 9нчы каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән. Алынган җәрәхәтләрдән малай ашыгыч ярдәм машинасында үлгән.
Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе тикшерү башлаган.
“Урынны тикшерү үткәрелде, суд-медицина экспертизасы билгеләнде, шаһитлар һәм һәлак булучының гаилә әгъзаларыннан сорау алына, булган хәлгә китергән сәбәпләр һәм шартлар ачыклана”, — дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Әти-әниләр, кечкенә балаларыгызны ачык тәрәзәле бүлмәдә үзләрен генә калдырмагыз, сак булыгыз!
Автор фотосы.