Әти-әниләр колагына
30 Сентября , 11:45

Автобуста 21 бала булган...

Башкортстанда мәктәп автобусы авариягә очраган.

title
Автобуста 21 бала булган...Автобуста 21 бала булган...
Автобуста 21 бала булган...
Уфа - Чишмә - Кыргыз Миякә трассасында ВАЗ-2112 җиңел автомобиле белән мәктәп автобусы бәрелешү нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган. Авария кичә юлның 14нче километрында теркәлгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, ВАЗ-2112 йөртүчесе Чишмә бистәсеннән Уфага таба барган һәм каршы яктан килгән, бу вакытта сулга борылып маташкан мәктәп автобусы белән бәрелешкән. Җиңел машина йөртүчесе һәм аның пассажиры һәлакәт урынында үлгән.

Дәүләт автоинспекиясе мәгълүматы буенча, мәктәп автобусында 21 бала һәм бер олы кеше булган. Аларның берсе дә зыян күрмәгән.
 
Фото: Башинформ

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас