

Билгеле кешеләрнең балалары көндәлек тормышта еш кына кыенлыклар кичерә. Әти-әниләре аркасында балаларның да тормышлары уч төбендә - аларны урамда, кинотеатрларда, кибетләрдә таныйлар, бер белмәгән кешеләр килеп эндәшә. Социаль челтәрләрдә «Башкорт хуҗабикәсе» буларак танылган Миләүшә Шәйхлисламованың кызы Азалия дә нәкъ әнисе аркасында кыенлыклар кичерүе турында сөйләгән.
“Минем хыялларым, планнарым турында сторисларыңда сөйләмәвеңне күпме сорыйм, тик син барыбер сөйлисең. Әйтик, минем Кытайга укырга керергә терәвем турында... Әгәр мин керә алмасам, алар мине урамда очраган саен туктатып, сорашып җәфалап бетерәчәк. Гомумән, кем белән генә сөйләшмим, танышмыйм, минем турыда барысы да барысын да белә. Минем аларга сөйләр сүзем дә юк...” – дип канәгатьсезлеген белдергән кыз әнисенә.
Шулай, блогерларның үзләреннән дә бигрәк, якыннарына да авыр шул. Килешәсезме?!