

30 сентябрьдә Стәрлетамакта кечкенә бала белән бәхетсезлек очрагы булган. Полициядән хәбәр итүләренчә, мәктәпкәчә яшьтәге кыз фатирда 34 яшьлек әнисе белән булган.
Әнисе аш-су бүлмәсендә булганда, кыз бүлмәдә үзе генә калган. Бала тәрәзә төбенә менгән, тәрәзәне ачкан һәм дүртенче каттан егылып төшкән. Әнисе тавыш ишетеп, бүлмәгә йөгереп кергәндә, бала инде урамда, җирдә яткан була.
Сабыйны ашыгыч ярдәм табиблары дәваханәгә илткәннәр. Әлеге очрак буенча полиция хезмәткәрләре тикшерү үткәрә, булган хәлнең барлык шартлары ачыклана.
Әти-әниләр, кечкенә балаларыгыз булганда, тәрәзәләргә, балкон ишекләренә махсус блокираторлар куегыз. Балагызның гомере өчен сез җаваплы, шуны онытмагыз.
Автор фотосы.