+8 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
1 Октября , 06:20

Таныклыгың булмаса, самокатта да йөри алмассың!

Русиядә 16 яшькә кадәрге балаларга электр самокатларында йөрүне тыймакчылар.

title
Таныклыгың булмаса, самокатта да йөри алмассың!Таныклыгың булмаса, самокатта да йөри алмассың!
Таныклыгың булмаса, самокатта да йөри алмассың!

Мондый башлангыч белән Тикшерү комитеты чыгыш ясаган. Ведомство СИМ (индивидуаль мобильлек чаралары) белән идарә итү хокукын кертергә тәкъдим итте – бу электр самокатында йөрүчеләргә транспорт чаралары водителе статусын бирәчәк.

Тикшерү комитеты, шулай ук, җәяүлеләр зоналарында һәм тротуарлар буенча электр самокатында йөрүне тулысынча тыюны кертү мәсьәләсен дә карый.

Билгеле булуынча, хәзер юл хәрәкәте кагыйдәләре 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге балаларга тротуарларда, җәяүлеләр һәм велосипед юлларында, җәяүлеләр зоналарында индивидуаль мобильлек чарасы (СИМ) белән идарә итәргә рөхсәт итә. Машина юлларына һәм юл кырыйларына чыгу 14 яшьтән рөхсәт ителә.

Фото: Башинформ

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас