+8 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
1 Октября , 04:30

Улына бүләк ясаган да соң...

42 яшьлек әни суд каршында җавап тота.

title
Улына бүләк ясаган да соң...Улына бүләк ясаган да соң...
Улына бүләк ясаган да соң...

Авыргазы районы прокуратурасы 42 яшьлек хатынга карата «балигъ булмаган баланы аның гомеренә куркыныч тудыра торган гамәлләр кылуга җәлеп итү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Башкортстан  Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2025 елның июлендә хатын үзенең балигъ булмаган улы өчен югары куркыныч чыганагы булган «Комета-2» маркалы мопед сатып алган.

Агымдагы елның сентябрендә Андреевка авылындагы автомобиль юлында патрульлек иткәндә, полиция хезмәткәрләре  мопед белән идарә итүче үсмерне күреп ала. Балигъ булмаган малай ДАИ хезмәткәрләрнең туктарга кушылган законлы таләпләрен үтәмәгән һәм вакыйга урыныннан качкан. Аның транспорт чарасы белән идарә итү хокукы, шулай ук, саклану чаралары булмаган.

Әни кеше җинаять кылуда гаебен таныган. Мопедны махсус тукталышка урнаштырганнар. Җинаять эшен Авыргазы районы буенча мировой судка җибәргәннәр.

Автор фотосы

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас