

Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак шәһәре буенча идарәсенә балалар товарлары кибете директоры гариза белән мөрәҗәгать иткән. Кибеттә уенчыклар югалган.
Тикшерү барышында полиция хезмәткәрләре кибетнең сәүдә залыннан гомум суммасы 8 200 сумнан артык булган 13 уенчык урланганын ачыклаган. Моннан тыш, хокукка каршы гамәлләр нәтиҗәсендә 20 берәмлек товарга зыян килгән. Китерелгән матди зыян суммасы 10 000 сумнан артып киткән.
Полиция хезмәткәрләре үткәргән чаралар нәтиҗәсендә әлеге вакыйгага 14 яшьлек үсмернең катнашлыгы барлыгы ачыкланган. Балигъ булмаган кыз гаебен таныган.
Әлеге очрак буенча полиция хезмәткәрләре тикшерү үткәрә, аның нәтиҗәләре буенча карар кабул ителәчәк.
Балигъ булмаган кызга карата профилактик эш оештырылган.
Автор фотосы.