

Укытучылар көненә чәчәк бәйләме сайлаганда таҗ һәм сабакларның торышына, шулай ук чәчәк исенә игътибар итәргә кирәк. “Роспотребнадзор”белгечләре букетларны сатып алу һәм саклау буенча киңәшләр бирде. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.
«Чәчәк бәйләме сатып алганчы, чәчәкләрне игътибар белән карагыз. Таҗ яфракларында кара таплары һәм кибү билгеләре булмаска тиеш», – диелә ведомство хәбәрендә.
Чәчәк бәйләме озаграк торсын өчен сатып алганнан соң, сабакларын кисеп, чәчәкләрне шунда ук суга утыртырга кирәк. Суга тиеп торган яфракларны өзеп алырга онытмагыз. Бу черүне һәм начар ис барлыкка килүне булдырмаска ярдәм итәчәк.
Ведомство мәгълүматлары буенча, серкә активлыгы түбән булган чәчәк сортларын сайлап алу яхшырак, мәсәлән, орхидеяләр, розалар, эустомалар, альстромерияләр яки герметик чәчәкле декоратив сортлар уңышлы булачак.
Автор фотосы.