+8 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
7 Октября , 09:35

58 яшендә – улын, 60та кызын тапкан!

Хатын-кызларның бала тудыру сәләте ничә яшькә кадәр саклана?

Добавить в предпочтительные источники Google
58 яшендә – улын, 60та кызын тапкан!58 яшендә – улын, 60та кызын тапкан!
58 яшендә – улын, 60та кызын тапкан!

Русиядә хатын-кызларның балага узу сәләте – 60 яшькә, ә ир-егетләрнең әти булу мөмкинлеге 90 яшькә кадәр диярлек саклана. Бу хакта Русия Мәгариф академиясе президенты урынбасары, Русия Фәннәр академиясе академигы Геннадий Онищенко “РИА Новости” агентлыгына белдергән.

Элегрәк South China Morning Post басмасы Кытайда яшәүче хатын-кызның 60 яшендә – кыз, ә аннан алдарак 58 яшендә ир бала табуы турында язган иде.
Геннадий Онищенко белдерүенчә, аерым очракларда хатын-кыз, әгәр аның бала таба алу сәләте һәм күрем циклы сакланса, 60 яшькә кадәр дә балага уза ала. Ир-атларда исә бу сәләт 90 яшькә кадәр диярлек саклана.

Академик ассызыклавынча, хатын-кыз 60 яшендә дә бала табарга сәләтле, ләкин моның өчен гормоннарның дөрес эшләве, генетиканың яхшы булуы һәм медицина ярдәме кирәк.

Автор фотосы. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас