+8 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
7 Октября , 05:30

Ни өчен бала кайбер предметларны яратмый?

Белгеч сәбәпләрен аңлатты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ни өчен бала кайбер предметларны яратмый?Ни өчен бала кайбер предметларны яратмый?
Ни өчен бала кайбер предметларны яратмый?

Психолог Шамил Әхмәдуллин “RT” га баланың мәктәп предметларын яратмавының чын сәбәбен әйткән. Аның әйтүенчә, эш баланың бөтенләй сәләте булмауда түгел. Еш кына конкрет тискәре тәҗрибә гаепле: даими уңышсызлык, укытучыдан курку яки бу белемнәрнең ни өчен кирәклеген аңламау.

Белгеч сүзләренчә, бигрәк тә еш кына предмеитны күралмау база темаларындагы бушлыклар аркасында арта — алга таба биремнәр катлаулана бара, ә дәресләр күңелсез хис-кичерешләр генә уята.

Педагогның шәхесе дә йогынты ясый: кырыс аралашу стиле, дәресне күңелсез бирү яки конфликт предметка бөтен мөнәсәбәтне бозарга мөмкин. Әгәр дә предметны яратмау укытучы алышынганнан соң барлыкка килгән икән, бу инде – күрсәткеч билге, дип ачыклык кертте психолог.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас