

1990 елдан башлап дөньяда симерүдән интегүче балалар саны дүрт тапкырга арткан.
"2024 елда мондый диагнозны планетада 170 миллион яшь кешегә куйганнар", - дип билгеләделәр Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында. Сүз 5 яшьтән 19 яшькә кадәрге балалар һәм үсмерләр турында бара.
Оешмада кисәтүләренчә, симерү белән авыручы балалар һәм үсмерләр яшьтән үк медицина һәм социаль нәтиҗәләргә юлыгырга мөмкин.
"Симерү йогышлы булмаган авыруларны, шул исәптән 2нче типтагы диабет һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын арттыра. Моннан тыш, мондый балалар ешрак читкә тибү һәм эзәрлекләүләр белән очраша, бу аларның психик сәламәтлеген җитди какшатырга мөмкин", дип белдерделәр Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында.
Фото: cmd74.ru