Әти-әниләр колагына
9 Октября , 09:10

Ата-ананың биш гамәле балага үсәргә ирек бирми

Сездә мондый гадәтләр юкмы?

Добавить в предпочтительные источники Google
Ата-ананың биш гамәле балага үсәргә ирек бирмиАта-ананың биш гамәле балага үсәргә ирек бирми
Ата-ананың биш гамәле балага үсәргә ирек бирми

1. Дүрт яшьтән өлкәнрәк бала белән бергә йоклау.

Мондый мөнәсәбәтләр булганда инфантилизм формалаша, шәхси чикләрне аңлау бозыла. Балага әни кешедән акрынлап аерылу мөһим.

2. Баланың беренче таләбе белән, бөтен мөһим эшләрне ташлап, аның белән уйнау, көен көйләү.

Бу кулланучылар мөнәсәбәтен формалаштыруга китерә. Акрынлап баланы мөстәкыйль уйнарга өйрәтергә һәм бергә уйнар өчен алдан сөйләше, вакыт бүлеп куярга кирәк

3. Үзаллы ашый белүенә карамастан, кашыктан ашату.

Ата-ананың мондый гадәте баланың баш мие һәм вак моторика үсешен тоткарлый. Балага үз хаталарында өйрәнергә мөмкинлек бирегез.

4. Үсеп беткән баланы киендерү-чишендерү.

Бу эре моторика үсешенә һәм хәрәкәтләрне координацияләүгә зыян китерә. Сез ярдәм итә аласыз, ләкин моны бала өчен эшләргә кирәкми.

5. Балагыз туздырган өчен уенчыкларны җыештыру, мәктәпкә укырга кергәч, дәрескә портфелен җыю. Аның мөстәкыйльлек, җаваплылык һәм планлаштыру кебек сыйфатлары үсми. 

 

Балалар гади, көндәлек ситуацияләрдә өйрәнә, үсә, формалаша һәм безнең үзебезне алар белән ничек тотуыбыз зур әһәмияткә ия.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас