+12 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
10 Октября , 05:50

Колбасаны курыкмыйча ашарга буламы?

“Доктор”колбасасын 70 төрле сыйфат һәм хәвефсезлек күрсәткече буенча тикшергәннәр.

Добавить в предпочтительные источники Google
Колбасаны курыкмыйча ашарга буламы?Колбасаны курыкмыйча ашарга буламы?
Колбасаны курыкмыйча ашарга буламы?

“Русиянең сыйфат системасы” белгечләре “доктор”колбасасын 70 төрле сыйфат һәм хәвефсезлек күрсәткече буенча тикшергән. Тикшерү өчен илнең 21 төбәгендәге 40 җитештерүчедән колбаса алынган булган.

Нәтиҗәдә нәрсә ачыкланган? Бер бренд колбасада — антибиотикның күп булуы, тагын 16 сәүдә маркасында антибиотикның аз күләмдә булса да күренүе ачыкланган. Ризыкның составы этикеткадагы язуга туры килмәгән очраклар да булган. Ике сәүдә маркасы продукциясендә тавык ите табыла. ГОСТ буенча андый колбасага тавык ите фаршы бөтенләй кушылырга тиеш түгел. Ул сыер һәм дуңгыз итеннән ясалган фарштан эшләнә.

Шатлыклы хәбәр дә бар: “доктор” колбасасында авыр металлар, генномодификацияләнгән ингредиентлар, радионуклидлар табылмаган. Димәк, мондый колбасаны курыкмыйча ашарга да була.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас