+5 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
11 Октября , 06:05

Кайбер “права”лар үз көчен югалтты

Документыгызны яңартырга онытмагыз.

Добавить в предпочтительные источники Google
Кайбер “права”лар үз көчен югалттыКайбер “права”лар үз көчен югалтты
Кайбер “права”лар үз көчен югалтты

2026 елның октябрендә кайбер водительләрнең машина йөртү таныклыклары автомат рәвештә үз көчен югалтты.

Бу хакта Русия Эчке эшләр министрлыгы матбугат үзәге ТАСС агентлыгына белдергән.

Сүз гамәлдә булу вакыты 2023 елның октябрендә тәмамланган, әмма махсус тәртип нигезендә өч елга автомат рәвештә озайтылган машина йөртү таныклыклары турында бара.

Элегрәк гамәлдә булу вакыты 2022 елның 1 гыйнварыннан 2025 елның 31 декабренә кадәр булган машина йөртү таныклыклары автомат рәвештә өч елга озайтылган иде. Әмма бу тәртипнең гамәлдә булу вакыты 2025 елда тәмамланды.

Шуңа күрә 2023 елда таныклыкларының гамәлдә булу вакыты чыккан автомобильчеләргә яңа машина йөртү таныклыгы рәсмиләштерергә кирәк. 2026 елның октябреннән мондый документлар Русия территориясендә гамәлдә түгел дип санала.

Гамәлдә булмаган яки вакыты чыккан таныклык белән автомобиль йөртү административ җаваплылыкка китерергә мөмкин. Мондый очракта машина йөртүчегә 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф яный.

 

Фото: ЯИ

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас