+5 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
11 Октября , 05:55

Ни өчен кошлар биналарга бәрелеп үлә?

Эксперт быел бу хәлнең аеруча күп күзәтелүен белдерә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ни өчен кошлар биналарга бәрелеп үлә?Ни өчен кошлар биналарга бәрелеп үлә?
Ни өчен кошлар биналарга бәрелеп үлә?

Быел көз Уфада бина фасадларына бәрелеп үлгән кошларның саны аеруча күп теркәлә. Бу уңайдан, «Пин һәм Пуф» кыргый хайваннарны тернәкләндерү үзәге директоры Дмитрий Стрельников үз фикерен җиткерде.

Белгеч сүзләренчә, мондый очраклар турында хәбәрләр элек тә килгән, әмма быел активлык иң югары ноктага җиткән.

"Быел нишләптер максималь активлык. Бәлки, магнит полюсларының, кошларның очу юлларының ниндидер тайпылышы булгандыр, һәм алар тулы көтүләре белән биналарга бәреләдер, — ди Дмитрий Стрельников. — Әлегә кадәр бәреләләр, быел аеруча актив күзәтелә. Еш кына бу биналарның дөрес проектланмавы белән дә бәйле. Кошлар пыяланы күреп өлгерми һәм аңа килеп бәреләләр. Безгә көн саен 15-20 мөрәҗәгать килә".

Белгечләр белдерүенчә: ел саен бөтен дөнья буенча миллиардка якын кош биналарның пыяла фасадларына бәрелү нәтиҗәсендә һәлак була. Әлеге чорда нәкъ менә вак чыпчык сыман кошларның күчмә сезоны уза. Яшь кошчыклар шәһәр мохитендә очу тәҗрибәсе һәм күнекмәләре булмау сәбәпле еш кына пыялага килеп бәрелә дә инде.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас