+5 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
11 Октября , 12:00

Зур аяк киеме кимәгез!

Бу бигрәк тә балалар өчен зыянлы. 

Добавить в предпочтительные источники Google
Зур аяк киеме кимәгез!Зур аяк киеме кимәгез!
Зур аяк киеме кимәгез!

Артык зур аяк киеме кию артроз, буыннарга артык йөкләнеш, умыртка сөяге белән проблемалар, табаннар авырту һәм җәрәхәтләр китереп чыгарырга мөмкин. Бу хакта “aif.ru”га табиб-ортопед Андрей Литвиненко.

"Үлчәм зуррак булганда, кеше йөргәндә абыначак... Буыннарга артык йөкләнеш килә, артроз, умыртка баганасы белән проблемалар, табаннар белән проблемалар, җәрәхәтләр. Кеше егыла, абына һәм нәрсәсендер сындырырга, җәрәхәтләргә мөмкин", - дигән Литвиненко.

Табиб кисәтүенчә, үз үлчәмеңнән зуррак аяк киеме кию "әтәч йөреше" диагнозы белән яный.

"Кеше махсус рәвештә тезен нык бөгәчәк, аякны бер хәлдән икенчесенә күчерү өчен аягын югарырак күтәрәчәк... Белмим, болай атлау ни дәрәҗәдә уңайлы булуы мөмкин", - дип аңлаткан ортопед.

Шул ук вакытта кысык аяк киеме киеп йөрергә дә ярамый, дип йомгаклаган сүзен табиб.

 

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас