

12 октябрь иртәсендә Яңавыл шәһәренең Комсомол урамында күпбалалы гаилә яшәгән шәхси хуҗалыкта янгын чыккан. Урынга 109 янгын сүндерү-коткару часте килгән. Коткаручылар әниләрен һәм өч баланы йорттан чыгарганнар һәм янгын сүндерү эшенә тотынганнар.
Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, йортта ташламалы программа буенча бирелгән автоном төтен хәбәрчесе урнаштырылган, әмма янгын иң элек мунчада чыккан. Янгын нәтиҗәсендә йорт түбәсенә, веранда стенасына һәм каралты-кураларга өлешчә зыян килгән. Янгын чыгу сәбәпләре әлегә ачыклана.
Фото: МЧС по РБ