

2027 елда Русия пенсионерларын пенсияләрне ике тапкыр индексацияләү көтә. Мондый тәртипне 2015 елдан бирле беренче тапкыр кайтару планлаштырыла. Бу хакта 9 октябрьдә Русия вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, иминият пенсияләрен арттыру ике этапта узачак. Беренче индексацияне 2027 елның 1 февралендә үткәрү күздә тотыла. Аның күләме инфляциянең факттагы дәрәҗәсенә бәйле булачак. Беренчел фаразлар буенча, ул 6,8 процент тәшкил итәргә мөмкин.
Икенче индексация 1 апрельгә планлаштырылган. Аның күләме 3,3 процент булыр дип көтелә. «Озак вакытлы тәнәфестән соң, без 2027 елда Социаль фонд бюджетына пенсияләрне ике тапкыр индексацияләүне кайтардык», — дип белдергән Татьяна Голикова.
Пенсияләрне арттыру турындагы бу планнар пенсионерларның керемнәрен инфляциягә яраклаштыруга юнәлдерелгән. Шул ук вакытта индексациянең төгәл күләме һәм аны үткәрү тәртибе расланган карарларга бәйле булачак.
Автор фотосы.