+10 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
13 Октября , 04:35

Бабасының машинасында чыгып киткән...

Басу буйлап йөгерүче үсмерне дәүләт автоинспекторлары тоткарлаган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бабасының машинасында чыгып киткән...Бабасының машинасында чыгып киткән...
Бабасының машинасында чыгып киткән...

Ишембайда дәүләт автоинспекторлары балигъ булмаган водительне тоткарлаган. Ул сорамыйча бабасының машинасы руле артына утырган.

Полиция хезмәткәрләренең законлы таләпләренә машина йөртүче җавап бирмәгән һәм качарга тырышып караган. Башта тизлек белән шәһәр урамнары буйлап барган, аннары авыл юлына борылган. Дөрес, машина куу үсмер өчен уңышсыз тәмамланган. Автомобиль алга таба юлдан үтә алмаячагын аңлагач, ул йөгереп качарга маташкан. Әмма мондый ысул да җаваплылыктан качарга ярдәм итмәгән. Басу буйлап йөгерүче үсмерне дәүләт автоинспекторлары тоткарлаган.

Машина йөртү таныклыгыннан башка транспорт белән идарә иткән һәм инспекторлар таләбе буенча туктамаган өчен аңа карата административ беркетмәләр төзелгән. Үсмергә балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекциядә профилактик исәпкә куелу яный. Балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү бурычын үтәмәгән өчен әти-әнисенә штраф яный. Автомобильне штрафстоянкага куйганнар.

Фото: ДАИ матбугат хезмәте

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас