Әти-әниләр колагына
14 Октября , 10:40

Караңгы урамда – ялгыз бала...

Суд приставлары аңа әнисен табарга ярдәм итәләр.

Добавить в предпочтительные источники Google
Караңгы урамда – ялгыз бала...Караңгы урамда – ялгыз бала...
Караңгы урамда – ялгыз бала...

Уфада суд приставлары Зөлфия Николаева белән Римма Аккучукова, кич белән өйләренә кайтып барганда, юл буенда кечкенә генә кызны күреп алалар.

Кыз башта әнисен Галле тукталышында көткән. Телефонының зарядкасы утырган, ә әни һаман күренмәгән. Бала, куркып, өенә — Затон микрорайонына үзе генә кайтырга була. Юлда аңа тротуарсыз, җанлы трассага чыгарга туры килә. Караңгыдан һәм машина шаулавыннан кыз югалып, куркып кала һәм туктый.

Бәхеткә, аны суд приставлары күреп ала, янына туктап, тынычландырдылар һәм кыз хәтерләгән номерга шалтыраттылар. Әни кызын эзләгән һәм бик нык борчылган була. Хатынга баланың кайда булуын аңлаталар. Приставлар кызны өшемәсен өчен машинага утырта һәм аның белән хәвефсезлек турында сөйләшәләр.

Озакламый әнисе баланы килеп ала. Барысы да яхшы тәмамлана.

 

Фото:пресс-служба ГУФССП по РБ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас