+13 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
15 Октября , 06:55

Футбол капкасы бала өстенә ауган

Җаваплы затлар мораль зыян өчен компенсация түләячәк.

Добавить в предпочтительные источники Google
Футбол капкасы бала өстенә ауганФутбол капкасы бала өстенә ауган
Футбол капкасы бала өстенә ауган

Бәләбәйдә прокуратура суд аша алгы тешләре җәрәхәтләнгән бала өчен компенсация түләтүгә ирешкән. Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, инцидент узган елның октябрендә «Яшьлек» паркында булган. Уен вакытында футбол капкасының бер өлеше ишелеп төшкән һәм бала өстенә ауган. Тикшерү күрсәткәнчә, спорт мәйданчыгы начар хәлдә булган, аны беркем дә төзекләндермәгән.

Прокуратура катышканнан соң мәйданчыкны ремонтлаганнар, ә суд «Благоустойство» шәһәр учреждениесен малайга мораль зыян өчен 35 мең сум түләргә мәҗбүр иткән. Ведомство акчаларның зыян күрүчегә барып җитүен контрольдә тотачак.

 

Фото: ЯИ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас