

Әтиләр көне алдыннан Социаль фондның республика буенча бүлеге төбәктә күпме ир-егетнең дәүләт ярдәменнән файдаланганын санаган. Барлыгы түләүләрне 34,8 меңнән артык әти кеше рәсмиләштергән.
Әтиләр нинди түләүләргә исәп тота ала:
Бердәм пособие. Быел пособиене 1 924 әти рәсмиләштергән. Башкортстанда бер балага максималь сумма – 16 350 сум.
Гаилә түләве. Ике һәм аннан да күбрәк баласы булган ата-аналарга яңа ярдәм чарасы. Ул түләнгән керем салымының бер өлешен кире кайтарырга мөмкинлек бирә. 1 июньнән аны 20 меңгә якын әти кеше (19 431 кеше) алган инде.
1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча пособие. Аны 10 469 эшләүче ир рәсмиләштергән. Бу популяр чара, чөнки әти үз хезмәт хакының 40 процентын алырга һәм шул ук вакытта тулы булмаган көнгә эшкә чыгарга мөмкин — түләүләр туктамаячак. Эшләмәүче әтиләргә ким дигәндә 12 270 сум түлиләр.
Бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү. Стандарт ярдәмне ел башыннан 2 961 әти алган. Башкортстанда бу 33 мең сумга якын.
Социаль фондның республика буенча бүлегендә бу түләүләрне ата-ананың берсе рәсмиләштерә ала, дип искәрттеләр. Сораулар белән Бердәм контакт-үзәккә 8-800-100-00-01 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Автор фотосы.