

Малай Стәрлетамакта имин булмаган гаиләдә үсә. Приставлар мәгълүматлары буенча, аның әти-әнисе икесе дә тәртипсез тормыш рәвеше алып бара. Икесе дә туберкулез белән авырганнар,хәзер авыру ремиссия стадиясендә.
Йорттагы шартлар һәм малайның сәламәтлегенә куркыныч янау табибларны шулкадәр борчыган ки, алар судка мөрәҗәгать иткәннәр. Суд баланы мәҗбүри рәвештә дәваханәгә салырга дигән карар чыгарган.
Малайны өйдән приставлар, опека хезмәткәрләре һәм табиблар бергә килеп алганнар. Баланы махсус транспортта Уфага, Республика клиник фтизиопульмонология үзәгенә китергәннәр.
Хәзер сабый табиблар күзәтүе астында. Алда аның дәвалану курсы көтә.
Автор фотосы.