+5 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
17 Октября , 04:50

Җиде айлык сабыйның хәле авыр...

Башкаланың Дуслык монументы янында булган авариядә алты бала зыян күргән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Җиде айлык сабыйның хәле авыр...Җиде айлык сабыйның хәле авыр...
Җиде айлык сабыйның хәле авыр...

Кичә, 16 октябрдә, башкаланың Дуслык монументы янында юл-транспорт һәлакәте булган. Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, Kia минивэны Mercedes һәм BMW автомобильләре белән бәрелешкән. Бәрелүдән Kia әйләнеп капланган.

Төбәк сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин ачыклык керткәнчә, авариядә барлыгы җиде кеше зыян күргән, алар арасында алты бала һәм бер хатын-кыз бар. Биш баланы табиблар караганнан соң, амбулатор дәвалануга җибәргәннәр. Тагын ике зыян күрүчене – җиде айлык баланы һәм 35 яшьлек хатынны дәваханәгә салганнар. Аларның хәле авыр дип бәяләнә.

Юлларда сак һәм игътибарлы булыгыз.

Фото: ДАИ матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас