+12 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
18 Октября , 03:15

Николетта, Мирабелла һәм Фәиз....

Әти-әниләр сабыйларына нинди исемнәр сайлаган?

Добавить в предпочтительные источники Google
Николетта, Мирабелла һәм Фәиз....Николетта, Мирабелла һәм Фәиз....
Николетта, Мирабелла һәм Фәиз....

ЗАГС реестры мәгълүмати-аналитик порталы республикада яшәүчеләр яңа туган сабыйларына сайлаган популяр һәм сирәк исемлекләрне яңартты.

Сирәк аталган кызлар исемлегендә Николетта, Мирабелла, Милава, Реяна һәм Есуман бар. Сирәк кушылган малайлар исемнәре арасында: Низам, Макс, Фәиз, Анир һәм Хәбибуллох.

Башкортстанда кызларга ешрак Амелия, Ясминә, София, Әминә һәм  Ева дип кушалар. Малайларга популяр исемнәрдән: Әмир, Эмир, Тимур, Мирон һәм Михаилны сайлыйлар.

Хөрмәтле нәнәйләр, сез дә оныкларыгызның матур-матур исемнәрен язып куегыз әле.  

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас