+12 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
18 Октября , 02:00

Әти абруе, әти сүзе...

Әниләр колагына файдалы киңәшләр.

Добавить в предпочтительные источники Google
Әти абруе, әти сүзе...Әти абруе, әти сүзе...
Әти абруе, әти сүзе...

Әти – гаилә башлыгы. Аның гаиләдәге абруе ныклы булсын өчен әниләргә ире һәм балалары белән мөнәсәбәтләрне билгеле бер рәвештә җайга салу мөһим. Бу уңайдан гаилә психологлары берничә киңәш бирә.

Гаиләдә ирегез белән көндәшләр түгел, фикердәшләр булыгыз. Әти кешене балалар алдында тәнкыйтьләмәгез һәм бәясен төшермәгез, хәтта сез аның белән риза булмасагыз да. Бу аның абруен төшерә һәм балаларның аңа карата ышанычын киметә. Әгәр каршылыклар килеп чыга икән, бур турында балалар яныгызда булмаган вакытта сөйләшү яхшырак.

Әти кешенең тәрбия эшендә катнашуын хуплагыз: мөһим мәсьәләләр буенча фикер-киңәш сорагыз, уртак эшләргә ешрак җәлеп итегез.

Балаларда әтиләренә карата хөрмәт тәрбияләгез. “Әтиегез нәрсә әйтер, башта аның белән киңәшләшик”, - дип, аның гаилә башлыгы роленә дә ихтирам күрсәтегез.

Гаиләдә ир кешегә эмоциональ таяныч булыгыз. Әтигә тынычлыкны саклап калу авыр булган минутларда сезнең бурыч — аңа “кабынып” китмәскә ярдәм итү. Сезнең ярдәм һәм тыныч сөйләшү аңа балалар өчен авторитет ролендә калырга мөмкинлек бирә.

Балаларның игътибарын үзегезгә генә юнәлтмәгез. Әгәр әни балалар белән бик актив аралашса, әти читтә калырга да мөмкин. Балаларга аларның икесенең дә тигез булуын күрү мөһим.

Балаларны арадашчы итеп кулланмагыз. Алардан әтиләренә нәрсәдер җиткерүне сорамагыз яки ирегез белән аралашу өчен җаваплылыкны балаларга йөкләмәгез. Бу ышанычны җимерә һәм балаларга өлкәннәр ролен йөкли.

Әти кешене үзегез яки башкалар белән чагыштырмагыз. Бу аңа хөрмәтне какшата һәм киеренкелек тудыра.

Әтинең карарын, соңгы сүзен балалар алдында кире какмагыз. Бу ышанычны җимерә һәм әти-әнинең бер фикердә булмавын күрсәтә.

Исегездә тотыгыз, әти абруе — ул бөтен гаиләнең уртак тырышлык нәтиҗәсе. Әниләрнең акыллы гамәлләре аларга үзләрен ышанычлы гаилә башлыгы итеп хис итәргә мөмкинлек бирә.

Автор фотосы. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас