Гафури районында узган ялларда ике янгын булган, аларда балалар зыян күргән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, ике очракта да янгынның сәбәбе – балаларның ут белән шаяруы.
Шимбә көнне Баембәт авылында кечкенә кыз белән малай зажигалка белән печән кибәннәре янында уйнаганнар. Коры үлән бик тиз кабынып киткән. Абыйлары төтенне күреп, әниләрен чакырган. Хатын куе төтен аша үтеп, сабыйларны кибәннәр арасыннан алып чыккан. Янгынны үз көчләре белән сүндергәннәр, әмма тән пешүләре алган балалар реанимациягә эләккән.
Якшәмбе көнне Ташлы авылында күпбалалы гаилә яшәгән йортта янгын чыккан. Улының кычкыруын ишетеп, ихатада булган әтиләре өйгә йөгереп кергән. Бу вакытта кухнядагы тарттырылган түшәмгә ут капкан була. Ул балаларны тизрәк урамга алып чыга. Нәтиҗәдә, кечкенә сабый пешкән.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, торак йортт «Күпбалалы гаилә» программасы буенча янгын хәбәрчесе белән урнаштырылган. Приборның көчле сигналы гаиләне куркыныч турында вакытында кисәтә. Өлкән улы нәкъ менә шуны ишетеп, әтисен чакырган. Бәхеткә, барысы да исән.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте