

Башкортстаннан СВОда катнашучы яугир гаиләсе бәхетле мизгелләр кичерә. Калтасы районында яшәүче Эльвира һәм Илдар Хафизовларның сигезенче балалары дөньяга килгән. Малайга гадәти булмаган исем кушканнар – Алламир. Улларының беренче документын әти-әниләре, шулай ук, сабыйның абый-апалары тантаналы шартларда районның ЗАГС бүлегендә алганнар.
Гаилә башлыгы Илдар Хафизов – демобилизацияләнгән яугир, хәрби хәрәкәтләр ветераны, актив җәмәгать эшлеклесе һәм СВО ветераннары ассоциациясе әгъзасы. Шуңа күрә сабыйлары туган әти-әнине Шәйморатов исемендәге штаб вәкилләре дә котларга килде, дип хәбәр итә район хакимияте башлыгы Семен Цедилкин.
Фото: Калтасы районы хакимиятенең Яшьләр сәясәте комитеты