+1 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
20 Октября , 06:35

Яткач та телефонны кулдан төшермисезме?

Табиб моның тискәре нәтиҗәләре турында сөйләде.  

Добавить в предпочтительные источники Google
Яткач та телефонны кулдан төшермисезме?Яткач та телефонны кулдан төшермисезме?
Яткач та телефонны кулдан төшермисезме?

Русиянең атказанган табибы Андрей Кабычкин смартфон яки ноутбук белән яткан килеш файдалану гадәтенең җитди куркынычлары турында кисәтте. Белгеч сүзләренчә, болай эшләү организмда патологик үзгәрешләрне башлап җибәрә. Бу хакта ул “Sputnik” радиосына биргән интервьюсында сөйләгән. Табиб аңлатканча, яткан хәлдә гаджетлар куллану гәүдә торышын боза һәм муен мускулларын даими киеренкелектә тота.

Бу умыртка артериясендә кан әйләнешенә бик начар йогынты ясый. Нәтиҗәдә, баш әйләнү һәм йөрешнең какшавы күзәтелергә мөмкин.

Моннан тыш, йоклар алдыннан смартфон куллану баш миенә ял итәргә әзерләнергә комачаулый һәм еш кына йокысызлыкка китерә. Аннары пациентлар йокы дарулары яки антидепрессантлар белән дәваланырга тырыша.

Тискәре нәтиҗәләрне булдырмас өчен табиб гади профилактик чаралар һәм гәүдә торышын катгый контрольдә тотарга киңәш итә.

Саф һавада йөрергә, гаджетларны утырган килеш һәм 30-40 минуттан артык кулланмаска киңәш итә.

Файдалы активлык сыйфатында биюләр, таяклар белән йөрү яки җиңел гимнастика бик яхшы туры киләчәк.

 Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас