Стәрлетамакта 17 яшьлек үсмер бер төн эчендә 41 яшьлек кешенең гаражыннан ике машинасын урлаган.
Республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, 17 октябрьгә каршы төндә өенә кайтып баручы үсмер Стәрлетамак шәһәренең Степной урамында ике чит ил машинасы торган ачык гаражны күргән. «Ниссан Альмера» автомобилендә ачкыч кабызу йозагында калган була. Үсмер машинаны юлга чыгара һәм Яшәрган авылы ягына таба җилдерә, ләкин идарәнә югалта һәм баганага килеп бәрелә. Җимерелгән чит ил машинасын ташлап, ул шул ук урынга әйләнеп кайта һәм гараждагы икенче машинаны – «Рено Дастер» автомобилен урлап кача.
«Уфа – Ырынбур» трассасында урланган машинаны юл-патруль хезмәте инспекторлары тоткарлый. Полиция хезмәткәрләре җинаятьченең шәхесен ачыклаган. Үсмер инде берничә ел балигъ булмаганнар эшләре бүлегендә исәптә тора. Урланган автомобильләрне законлы хуҗасына кайтарганнар.
Үсмергә карата ике җинаять эше кузгатылган. Аңа 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Фото: ДАИ матбугат хезмәте