+1 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
21 Октября , 05:45

Аз гәүдә авырлыгы белән туганнар яшьтәшләреннән калышамы?

Педиатр моңа җитди карарга киңәш итә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Аз гәүдә авырлыгы белән туганнар яшьтәшләреннән калышамы?Аз гәүдә авырлыгы белән туганнар яшьтәшләреннән калышамы?
Аз гәүдә авырлыгы белән туганнар яшьтәшләреннән калышамы?

Авырлыгы аз булган балалар үсмер чакта укуда яшьтәшләреннән бераз артта кала. Бу барыннан да бигрәк математикада күренә.

Табиб-педиатр Юлия Сиверцова 360.ru басмасына белдерүенчә, яңа туган баланың авырлыгы түбән булу чыннан да проблема. 

"Кагыйдә буларак, аз авырлык еш кына я вакытыннан алда туу белән бәйле, я ана карынында плацента, инфекция яки ананың хроник авыруы белән проблемалар аркасында яралгының ана карынында үсеш тоткарлануы белән бәйле. Түбән авырлык — ул, мөгаен, ана карынындагы авырулар индикаторы, ә бердәнбер проблема түгел”, — дип аңлата ул.

Баланың дөньяга килгәндә авырлыгы аз булу күп нәрсә турында сигнал бирә ала — йөклелек вакытында ананың каты авыруыннан алып генетик үзгәрешләргә кадәр, баш мие күзәнәкләрен төзү өчен кирәкле аксым һәм башка элементлар кытлыгына кадәр.

Ата-ананы кызыксындырган төп сорауларның берсе – мондый балалар яшьтәшләрен куып җитәме. Педиатр сүзләренчә, әгәр сүз җитди авырулар турында бармаса, аерма чыннан да вакыт узу белән тигезләшә.

"Барысы да баланың нинди шартларда үсүенә һәм аның белән ничек шөгыльләнүләренә бәйле. Әгәр дә ул балалар йортында үссә, кызганычка каршы, берни дә үзгәрмәячәк. Әгәр дә бала үзе белән даими шөгыльләнәчәк һәм кирәк булганда сыйфатлы белгечләрне җәлеп итәчәк гаиләдә икән, берничә елдан яшьтәшләре белән аерма сизелмәячәк", - дип йомгаклаган сүзен табиб.

 

Автор фотосы. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас