

Кыргыз-Миякә авылындагы 5нче балалар бакчасы мөдире булып эшләүче Гүзәл Галиева күпләргә үрнәк булырлык олы йөрәкле әни. Үзе ул Миякә районының Ярлекәү авылыннан.
Ике өлкән кызлары үсеп, укырга киткәч, өйдәге кече улына күңелсез була, компания җитми башлый. Гүзәл гаиләгә бала алу турында уйлана. Опека органнарында аңа бер-берсеннән аермаска кирәкле бертуганнар: Рәмис, Айдар һәм Айгиз турында сөйлиләр. Якыннары белән сөйләшкәннән соң, аларның ризалыгын алып, ул өч баланыда үзләренә алып кайтырга карар итә. Аннары малайларның Балалар йортында тагын бер энеләре — өч яшьлек Илнар барлыгын белә.
«Мин фотографиягә карадым да, кечкенә, зур күзле, абыйларына охшаган малай карап тора. Ул да бу гаиләнең бер өлеше бит, мин аны ничек шунда калдыра алам, дип уйладым. Без аның артыннан да киттек", - дип искә ала Гүзәл Мәгафур кызы.
Ул баштагы борчылуларын яшерми, һәркайсына җылылык һәм игътибар бирә алырмынмы, дип борчыла ул. Бигрәк тә кечесе өчен борчыла, инвалид балага өстәмә кайгырту да, ныклы игътибар да таләп ителә. Әмма бертуганнар бергә үсәргә тиешлеге турындагы фикер карар кабул итәргә ярдәм итә.
Малайлар белән беренче очрашуын Гүзәл әле дә хәтерли: Рәмис алда басып тора, үзе Айдар белән Айгизнең кулларыннан тоткан. Өйдә аларны уңайлы караватлар һәм яңа пижамалар көтә, ә гаилә белән танышу тәмле пироглар белән чәй эчкәндә дәвам итә. Берничә атнадан Илнарны да алып кайталар.
"Аны кулыма алгач, ул еламады, миңа сыенды. Өйгә кайтканда ул юл буе тәрәзәдән карап барды, ләкин бер сүз дә әйтмәде. Өйдә абыйлары аны бик шатланып каршы алды — алар аны кочаклады, башыннан сыйпады».
Балалар гаилә тормышына акрынлап күнегәләр. Малайлар көнкүреш эшләрен үзләштерә, Ә Гүзәл басымсыз һәм ашыкмыйча ярдәм итәргә тырыша. Кечесенә китаплар укый, уенчыкларны күрсәтә, аның белән сөйләшә.
Илнарның беренче сүзләре бөтен гаилә өчен зур вакыйга була. Башта ул «бир», аннары «әни» ди, ә бервакыт «абый» дигәч, Айдар бәхетеннән елап җибәрә.
Тора-бара гадәти тәртип урнаша. Рәмис белән Айдар кече туганнарына мәктәпкә барырга булышалар, әниләре иртәнге ашны әзерли. Өстәл янына бергә утыралар, ә кичен һәркем үзен нәрсә сөендергәне һәм нәрсә борчыганы турында сөйли.
Һәркемнең үз эше була: Рәмис тәртип өчен җаваплы, Айдар кечкенәләргә дәрес әзерләргә булыша, Айгиз табын әзерләргә ярата, Илнар чәчәкләргә су сибә. Ял көннәрендә походларга чыгалар, велосипедта йөриләр, фильмнар карыйлар. Рәмис футбол, Айдар компьютер уеннары белән мавыга, Айгиз балык тотарга ярата, ә Илнар бик теләп җырлый һәм бии.
Бүген малайлар зур үскән егетләр инде. Рәмис колледж тәмамлаган, армиядә хезмәт иткән, Стәрлетамакта яши һәм эшли. Гүзәл аның мөстәкыйль һәм ышанычлы кеше булуы турында сөйли. Айдар махсус хәрби операция зонасында контракт буенча хезмәт итә, ул БПЛА буенча белгеч.
«Аның турында уйлаганда, горурлыгымнан һәм борчылуымнан йөрәгем туктагандай тоела", — ди Гүзәл Мәгафур кызы.
Айгиз белән Илнар Стәрлебашта мәктәптә укуларын дәвам итәләр. Әниләре еш кына алар янына килә, аларга шалтырата һәм хәлләрен белешеп тора.
"Кайчандыр бер сүз дә әйтмәгән Илнар хәзер җөмләләр төзеп сөйләшә, аралаша, аның дуслары бар. Бу — безнең уртак җиңүебез», — ди ул.
Гаиләгә тәрбиягә бала алу турында уйланучыларга Гүзәл Мәгафур кызы болай ди:
«Иң мөһиме — баланы ничек бар, шулай, аның үткәне белән кабул итәргә кирәк. Адаптация озак дәвам итәргә мөмкинлегенә дә әзер булыгыз".
Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.