-3 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
23 Октября , 04:10

Гаилә түләве нинди ярдәм ул?

Дүрт ай эчендә республикада аны 48 меңнән артык әти-әни алган.  

Добавить в предпочтительные источники Google
Гаилә түләве нинди ярдәм ул?Гаилә түләве нинди ярдәм ул?
Гаилә түләве нинди ярдәм ул?

Русия Социаль фондының Башкортстан буенча бүлеге еллык гаилә түләвен билгеләү кампаниясенә йомгак ясады. Дүрт ай эчендә республикада ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 48 меңнән артык эшләүче ата-ана әлеге ярдәм чарасын алган. Гаиләләргә ярдәм итүгә 1,4 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелгән.

Гаризалар кабул итү 30 сентябрьдә төгәлләнде. Киләсе елда ук гаиләләр ел саен бирелә торган ярдәмнән файдалана алачак: гаризаны 1 июньнән 1 октябрьгә кадәр бирергә мөмкин булачак.

Гаилә түләве нинди ярдәм ул?

Календарь ел дәвамында эшләүче ата-аналарның керемнәреннән физик затларның керемнәренә салым 13 процент ставкасы буенча тотып калына. Гариза биргәннән соң салым 6 процент ташламалы ставка буенча яңадан исәпләнә, ә тотылган һәм саналган сумма арасындагы аерма мөрәҗәгать итүчегә бер мәртәбә кире кайтарыла. Нәкъ менә шушы кайтару еллык гаилә түләве дип атала да инде.

Яңадан исәпләүнең мөрәҗәгатькә кадәр бер ел эчендә генә башкарылуын исәпкә алырга кирәк. Мәсәлән, 2026 елда 2025 ел нәтиҗәләре буенча түләүләр алырга мөмкин, 2027 елда — 2026 ел өчен һәм алга таба шундый ук схема буенча.

Әлеге түләү кемнәргә бирелә?

Еллык гаилә түләвен кимендә ике бала тәрбияләүче эшләүче ата-аналар ала ала. Балаларның яше 18 яшькә кадәр яки 23 яшькә кадәр булырга тиеш, әгәр алар белем бирү оешмасында көндезге формада белем алсалар (өстәмә белем бирү программаларыннан тыш). Түләүне алуга шулай ук уллыкка алучылар, опекуннар һәм попечительләр дәгъва итәргә хокуклы.

Түләүне билгеләүнең төп шартлары:

Еллык гаилә түләвен рәсмиләштерү өчен түбәндәге таләпләр үтәлергә тиеш:

- гаиләдә 18 яшьтән кечерәк яки 23 яшькә кадәрге ике яисә аннан күбрәк бала тәрбияләнсә, әгәр алар көндезге бүлектә укысалар;

- мөрәҗәгать итүгә кадәр бер ел дәвамында мөрәҗәгать итүче физик затларның керемнәренә салым түләсә;

- мөрәҗәгать итүче һәм балалар Русия Федерациясе гражданнары булсалар һәм аның территориясендә даими яшәсәләр;

- гаиләнең бер әгъзасына уртача айлык керем төбәктә билгеләнгән яшәү минимумының бер ярым тапкырдан артмаса;

- гаилә мөлкәте (күчемле һәм күчемсез) билгеләнгән нормативларга туры килсә.

Әгәр ата-аналар аерылышкан икән, бу түләү алу өчен киртә түгел. Әгәр каралган барлык шартлар үтәлгән булса, аларның һәркайсы гаризаны үзе бирергә хокуклы. Аерылышкан ата-аналар өчен өстәмә таләп – алимент түләү буенча бурыч булмау гамәлдә.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас